Татарстанга «Авыл укытучысы» программасы кысаларында чит төбәкләрдән 72 педагог килгән
«Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашыру чорында Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән 72 педагог эшкә килгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина ТР Иҗтимагый палатасында ведомствоның ачык максатлары һәм бурычлары турында фикер алышканда хәбәр итте.
«Авыл укытучысы» программасы кысаларында безнең мәктәпләргә көллият тәмамлаучылар да эшкә килә. Арча педагогика көллиятеннән өч, Чаллы педагогика көллиятеннән бер укытучы килде.