Казанда шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышырга мөмкин булачак
28 февральдә Татар китабы йортында «Без үстергән нәсел агачы» балалар һәм әти-әниләр өчен шәҗәрә төзү турында беренче татарча ярдәмлек белән танышу узачак, дип хәбәр ителә Татар китабы йорты телеграм-каналында.
Китап 2025 ел азагында Татарстан китап нәшриятында басылды. Китап «Үз телем» бәйгесе кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән нәшер ителде.
Китапта балалар өчен кызыклы мәгълүмат һәм биремнəр, əти-əнилəргə багышланган өлешендә тарихи мəгълүмат, ачык чыганакларга сылтамалар, инструкциялəр тупланган.