Баулы үзәк район хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында капиталь ремонт башланды
Баулы үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт башланды. Эшләрне 2026 елның өченче кварталында тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1нче һәм 2нче терапия бүлекләре вакытлыча хастаханәнең төп корпусының икенче катында урнаштырылган. Пациентлар кабул итү бүлеге аша керә.
Капиталь ремонт барышында хатын-кызлар консультациясе бүлеге яңартылачак. Физиотерапия бүлеге өчен аерым керү урыны ясалачак һәм пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылачак.