Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тармактагы уртача хезмәт хакын атады
Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Бөтен җирдәге кебек үк, бездә дә кадрлар килә һәм китә тора. Кемдер декретка яки пенсиягә китә, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар кыла. Районнарда барыннан да бигрәк эшче һөнәр белгечләре кирәк. Тракторчылар, урман кисүчеләр җитми, урман мастерлары, урман инспекторлары да кирәк», - дип сөйләде ул.