Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе әгъзасы Олег Синяшинга «Дуслык» орденын тапшырды
Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Бүләк академикның 70 еллыгына багышланган «Элементоорганик кушылмалар химиясендә динамик процесслар» фәнни конференциясе кысаларында тапшырылды. Синяшинны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
«Олег Герольдович озак еллар дәвамында институт фәнни җитәкчесе булды. Бүгенге көндә аның укучылары Арбузов институтында һәм илнең башка алдынгы тикшеренү учреждениеләрендә фәнни коллективлар җитәкли», - дип белдерде Миңнеханов.