Айгөл Габдрахманова: «Сәләт»тә һәрбер бала үзенә якын булган шөгыль таба ала
«Сәләт» яшьләр үзәге быелгы җәйге сезонда 25 смена оештырырга ниятли. Ял итү өчен гаризалар 2 марттан кабул ителә башлаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.
«Безнең сезон 2 март көнне эшли башлый. «Сәләт» сайтында һәрбер бала, яки әти-әни гариза тутырып җибәрә ала. Быел барлыгы 25 смена планлаштырыла. Безнең юнәлешләр күптөрле – санак, медиа, математика, физика фәннәрен тирәнтен өйрәнү, тел практикасына чуму.