Казанда түбәләрне кардан чистарту планы 65 процентка үтәлгән
Татарстан башкаласында 1 349га якын күп фатирлы йорт түбәсен тәртипкә китерделәр, бу гомуми планның 65 процентын тәшкил итә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Соңгы тәүлектә генә дә юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре 185 түбәне кардан арындырган. Совет районында аеруча актив эшләгәннәр, анда 75 түбә кардан чистартылган. Киров һәм Мәскәү районнарында – 64, Вахитов һәм Идел буе районнарында - 29, ә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 17 объектны тәртипкә китергәннәр.