Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскида химия-технология лицееның эшен бәяләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскига эш сәфәре кысаларында «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Парламент җитәкчесе бүгенге көндә меңгә якын укучы (райондагы барлык укучыларның өчтән бере) белем ала торган учреждениенең программалары белән танышты.
Соңгы елларда лицей масштаблы модернизация узды: капиталь ремонттан соң һәм «Аммоний» предприятиесе ярдәме белән биредә интерьер...