Урман хуҗалыгы министрлыгы: Яңа закон Татарстан урманнарының санитар торышын яхшыртачак
Узган ел ахырында кабул ителгән «РФ Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм сәламәтләндерергә мөмкинлек бирәчәк. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Яңа закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм сәламәтләндерергә, янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрергә һәм урман культуралары утырту өчен кишәрлекләрне азат итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, аның икътисади нәтиҗәсе дә булыр дип көтелә.