Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 305 тонна ярдәм озаттылар
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Менделеевск районыннан 305 тоннадан артык гуманитар ярдәм, шул исәптән автомобильләр, мотоцикллар, радиоэлектрон көрәш чаралары, тепловизорлар, квадроцикллар, квадрокоптерлар һәм төзелеш материаллары җибәрелгән.
Район башлыгы Роберт Искәндәров хисап сессиясендә искәрткәнчә, эшнең төп юнәлеше - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләре иминлеге турында кайгырту.
«Бүген якташларыбыз Россия азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшә.