80 яшьтән узган россиялеләрнең пенсиясе март аеннан 9,5 мең сумга арта
Мартта 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе 9,5 мең сумга арта. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Марина Солодовникова РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, өстәмә түләү теркәлгән түләү күләмен — 9 584,69 сум тәшкил итәчәк. Шундый ук өстәмә, ничә яшьтә булуларына карамастан, I төркем инвалидлар өчен дә каралган.
Эксперт ачыклык керткәнчә, эшләүче пенсионерларны эштән җибәргәннән соң аларга каралган түләүләрне хезмәт эшчәнлеге вакытында...