Бер тәүлек эчендә Казанда исерек хәлдәге биш машина йөртүче тоткарланган
Узган тәүлектә Казан автоинспекторлары исерек хәлдәге биш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматы буенча, 24 февральдә барлыгы 223 авария булган, зыян күрүчеләр юк.
Шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырган бер ир-ат тоткарланган. Инспекторлар тоткарлаган тагын өч кеше җинаять кылуда шикләнелә.
Элегрәк «Татар информ» агентлыгы исерек килеш машина йөртү – аварияләргә китергән төп сәбәпләренең берсе, дип хәбәр иткән иде.