Уку елы башына Татарстанның мәгариф тармагында 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитмәгән
Хәзерге вакытта Татарстанның мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы – мәктәп укытучылары һәм 14 мең тәрбияче.
Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән...