2025 елда «Бердәм Россия» Татарстанда 1200 чара уздырган
Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумы утырышында 2025 елда республикада федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар. Утырыш Казанда узды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
«Партия проектлары турыдан-туры илкүләм проектлар, «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы белән бәйле. Быел 12 илкүләм проект, халык программасында 17 эш юнәлеше гамәлгә ашырылачак»...