26 февральдә Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү буенча кайнар элемтә узачак
26 февральдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итүгә багышланган кайнар телефон элемтәсе узачак. Аны ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештыралар, дип хәбәр итә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты матбугат хезмәте.
Линия эшләгән вакытта халык белгечләргә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу, хәрби хезмәткә чакырудагы проблемалар, социаль һәм хокукый ярдәм кирәклеге турында хәбәр итә алачак.