Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Яшүсмерләр арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча ярышларда быел 187нче лицейның – дүрт, 175 нче гимназиянең бер укучысы катнашты.
Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Аның төп бурычы - талантлы яшьләрне ачыклау, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм илнең технологик суверенитетына ярдәм итү.