Арча педагогика көллиятендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында парламент дәресе узды
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган тематик парламент дәресе узды. Аны Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышладылар, дип хәбәр итә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Очрашуның кунаклары һәм алып баручылары арасында район хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре: Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, полковник А.Р.Баһавиев, район иҗтимагый советы рәисе Н.Р.Мифтахетдинова...