Стәрлетамакта «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» сәнгатьле уку бәйгесе узган
Стәрлетамакта «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...» сәнгатьле уку бәйгесенең зональ этабы башланган. Зональ этап кысаларындагы беренче конкурс Авыргазы районы Талбазы авылы лицеенда узган. Быел бәйгедә катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен укый. Бу хакта Стәрлетамак шәһәре татар этномәдәни белем бирү үзәге хәбәр итә.
Бәйге инде 15 ел дәвамында Халыкара туган телләр көне кысаларында уза. Аны Уфа фән һәм технологияләр университетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы оештыра. Ул төрле...