Новосибирск өлкәсендә Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә «Тук тамак» татар аш-суы бәйгесе узган
Новосибирск өлкәсе Татар мәдәнияте йортында танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Тук тамак» VI өлкә татар аш-суы бәйгесе узган. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Фото: Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы
Чара Новосибирск өлкәсенең Уба, Куйбышев, Колыван, Чан районнары татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен, Томск шәһәре делегациясен...