Анталиядә Һади Атласи истәлегенә багышланган татарча пикник узган
Төркиянең Анталия шәһәрендә халкыбызның бөек улы Һади Атласи истәлегенә багышланган татарча пикник узган. Милләттәшләр гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхеснең тормыш юлы, фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләшкән. Бу хакта «Төркия татарлары» җәмгыяте хәбәр итте, дип яза эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы.
Һади Атласи – тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган шәхес. Заманында Дәүләт Думасы депутаты булган...