«Илһам Шакировка багышлау» альбомы винил форматында чыга
«Илһам Шакировка багышлау» дип аталган зур мәдәни проект яңа этапка чыга – Yummy Music лейблы әлеге альбомны коллекцион винил рәвешендә чыгарачак. Бу хакта Yummy Music лейблы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илһам Шакиров мирасына багышланган бу проект соңгы елларда Татарстан күләмендә иң күренекле музыкаль вакыйгаларның берсенә әверелде. Альбомны яздыруда 50дән артык музыкант катнашты: Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шайхразиев, Илгиз Мөхетдинов...