Казан имамы фитыр садакасын кемнәргә бирергә ярамаганын әйтте
Фитыр садакасы мохтаҗларга бирелә, ләкин кайбер чикләүләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайон. Африкадагы мохтаҗларны эзләргә кирәкми», - диде имам.
Шул ук вакытта фитыр садакасын турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.