Удмуртиядә татар кызлары өчен остаханәдә катнашучылар хәситә ясарга өйрәнгән
Ижевск шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә «Татар кызы - 2026» бәйгесендә катнашучы кызлар өчен остаханә уздырылган. Кызлар хәситә – татар хатын-кызларының традицион бизәнү әйберен ясарга өйрәнгән. Чараны тегүче, дизайнер Наталья Ермолина үткәргән. Бу хакта Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр итте.
Фото: Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы
«Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар өчен даими рәвештә төрле остаханәләр уздырыла.