Апанай мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен ифтар узды
22 февральдә Казанның Апанай мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен махсус ифтар оештырылды. Ифтарга Апанай мәдрәсәсендә белем алучылар, җәмәгать эшлеклеләре, мәхәлләгә актив йөрүчеләр чакырылган иде.
«Һәр ел, хатын-кызларыбызны бергә җыеп, ифтар уздыру матур традициягә әверелде. Узган ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында башларын салган, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган, шәһит киткән ир-атлар хакында сөйләшкән идек.