Татарстанда бүген бераз кар һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән бераз кар явачак.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя.
Көндез һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык саклана.