Төмәндә «Тубыл округы татар мәдәнияте көннәре» үтте
Тубыл округындагы Вәчир авылында «Тубыл округы татар мәдәнияте көннәре» үтте. Ул «Россия халыклары бердәмлеге елы»на багышланган чара белән башланды. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Тубыл округы Думасы рәисе Андрей Ходосевич, урынбасары Альберт Апсатаров фестиваль кунакларын котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр. Альберт Бикшан улы катнашучыларга татар телендә мөрәҗәгать итте. Округта яшәүчеләр өчен татар мәдәнияте көннәренең халык өчен әһәмияте мөһим булганын ассызыклады.