Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.
«Бу сайтта РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турындагы барлык мәгълүматны – барлык гамәлдәге түләүләр, ташламалар һәм башка социаль гарантияләр турында белергә мөмкин. Сайтта гражданин заявканы онлайн калдыра ала, соңрак аның белән элемтәгә керәчәкләр һәм аның барлык сорауларына җавап бирәчәкләр», – дип сөйләде Егор Горячев.