«Бердәмлек» газетасы: Татарлар бердәм булырга тиеш!
Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Татарлар бердәм булырга тиеш» дигән язмасы чыкты. Анда ул иҗтимагый берләшмәләрнең Координацион советын формалаштыру дәвам итү турында яза.
«Күптән түгел газетабызда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең бердәм координацияләү органын төзү инициативасы турында язган идек инде. Бу милли мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән эшне җайга салырга, татар җәмәгатьчелеге алдында торган глобаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирер иде.