Республика клиник хастаханәсендә мөфти катнашында медицина ифтары узды
Рамазан аеның өченче көнендә Казанда Республика клиник хастаханәсендә традицион медицина ифтары узды. Ифтар ел саен РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә: әлеге оешма Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе территорияләренә ислам рухы кертүдә, шул исәптән, намаз уку бүлмәләрен оештыруда һәм «Әбүгалисина» мәчете эшчәнлеген тәэмин итүдә зур көч куя.
Чара Татарстанның танылган табибларын, медицина оешмалары җитәкчеләрен һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе иганәчеләрен җыйды.