2025 елда Мәскәү өлкәсе мөселманнары махсус операциягә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәткән
Мәскәү өлкәсе мөселманнары тарафыннан махсус хәрби операция катнашучыларына 2025 елда күрсәтелгән ярдәм күләме 10 миллион сумнан артып китте. Бу хакта Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан Аббясов Мәскәү җәмигъ мәчетендә Диния нәзарәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясау барышында белдерде.
2025 ел дәвамында төбәкнең мөселман җәмгыятьләре мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр ярдәме белән махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә системалы нигездә ярдәм күрсәтте.