«Татарстан Геройлары» гала-матчы акчалары махсус операциягә гуманитар ярдәмгә китәчәк
Казанда ТР ветераннары, махсус операция һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән берлектә узган «Татарстан Геройлары» хәйрия хоккей гала-матчы тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык җыелган акчалар хәрби хәрәкәтләр зонасына гуманитар ярдәмгә җибәреләчәк.
Ветераннарның һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның берсе Булат Җәләлиев турнирны оештыру идеясе турында сөйләде.
«Быел Татарстан ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылары белән хоккей гала-матчы беренче мәртәбә уздырыла.