Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне 23 февраль белән котлады
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк халкына 23 февраль уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте.
Үзенең мөрәҗәгатендә ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм батыр, намуслы һәм тугры патриотларны – Ватанны, ирекне һәм тыныч тормышны саклаучыларны берләштерә. Вәкаләтле вәкил Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышчы-интернационалистларның һәм локаль конфликтларда катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерде.
Комаров ассызыклаганча...