Пенза өлкәсендә узган шигырь бәйгесе төрле милләт балаларын берләштерде
Пенза өлкәсенең Шемышейка районында «Хәтерлим, горурланам» дип аталган шигырь бәйгесе узды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык мәктәп укучысын һәм студентларны берләштергән чара руслар, татарлар һәм мордвалар гасырлар буе дус-тату яши торган Оз авылында үтте.
Конкурс «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» Төбәкара марафоны кысаларында оештырылды. Бәйгедлә катнашучылар патриотизм...