Лениногорск районы Ивановка авылы китапханәсендә фотоальбом тәкъдим иттеләр
Лениногорск районы Ивановка авылы китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы уңаеннан «Ватанны саклаучылар» дигән истәлек фотоальбомын тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге китап-фотоальбомның авторы – Ивановка авылы ветераннар советы рәисе Александра Гарипова. Бу – аның өченче фотоальбомы. «Ватанны саклаучылар» фотоальбомы әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгән Лениногорск егетләренә багышлана.