Актаныш районы мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды
Актаныш районы мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамаша залы музыка, бию, шигърият аһәңнәренә төренде, район мәктәпләре укучылары башкарган һәр номерда туган илгә мәхәббәт, аны саклаучыларга ихтирам һәм хөрмәт хисләре ачык чагылды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ленар Рафак улы залдагыларның игътибарын бәйрәмгә килгән хөрмәтле ветераннарга юнәлтте...