Моабит һәм Плетцензее төрмәсе: Җәлилчеләр утырган төрмәләр урынында хәзер нәрсәләр бар?
Ачык һавадагы мемориаль парк
«Моабит төрмәсе 2006 елда төзекләндерү эшләре узганнан соң мемориаль паркка әверелде. Хәзерге вакытта биредә элеккеге төрмә урыны икәнлеген раслаучы билгеләр бик күп. Бу территория һәркем өчен ачык, керү өчен акча түлисе түгел», – дип сөйләде Ләйсән Гәрәева.
Аның әйтүенчә, мемориаль парк шәһәр үзәгендә, төп вокзалның икенче ягында урнашкан. Шуңа күрә бирегә туристлар да, гади шәһәр халкы да еш килә. Территория гадәти паркны түгел, күбрәк ачык тигезлекне хәтерләтә...