Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!
ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган бу бәйрәм халык рухын, меңьеллык зирәклекне һәм милли үзаңны саклауда телнең гаять зур роль уйнавын тануга багышлана.
Мәдәни күптөрлелек ягыннан дөньякүләм лидерларның берсе булган Россия Федерациясендә йөз илледән артык тел һәм сөйләм бар.