Россиядә 1 октябрьдән маркетплейслар яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак
Россиядә 1 октябрьдән маркетплейсларга яңа таләпләр гамәлгә керә. Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, документ цифрлы платформалар өчен өстәмә бурычлар кертә һәм кулланучылар хокукларын яклауны көчәйтә, дип хәбәр итә «ТАСС».
Ведомствода аңлатуларынча, закон маркетплейсларның ролен үзгәртә һәм платформалар, сатучылар һәм сатып алучылар арасында үзара хезмәттәшлек кагыйдәләрен билгели. Кулланучылар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
Закон үз көченә кергәннән соң цифрлы платформалар товарлар карточкаларын урнаштыру...