Бүген Сарман районында «Илһам чишмәсе» бәйгесе узды
Бүген Сарман районы җирлегендә «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы узды. Сайлап алу туры Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә үткәрелә. Җиңүчеләр Сарман мәдәният йортында үткәрелгән гала-концертта чыгыш ясый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең беренче этабы 27 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессында үткән иде. Анда мәртәбәле жюри әгъзалары җыелып, конкурска килгән язмаларны тыңлады һәм бәяләде. Аннан узган конкурсантлар икенче этапта катнаша.