Татарстан сайлау комиссияләре яңартылган «Сайлаулар» системасын сыный
Татарстан сайлау комиссияләре системасы Россия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган яңартылган «Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасы белән эшләү буенча гомумроссия күнекмәләрендә катнаша. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага республика территориаль сайлау комиссияләренең 70тән артык техник белгече җәлеп ителгән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, гомумроссия сынауларында катнашу барлык цифрлы системаларның...