Казанда Муса Җәлил мирасы турында фикер алышалар
25-27 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Җәлил укулары» традициясе 1960 нчы елларда башлана. Башта алар Казан университетында уздырыла, әмма бераз тәнәфестән соң Татарстан Республикасы...