Казанда НУР фестивалендә беренче тапкыр Көньяк Кореядән арт-студия катнашачак
28 майдан 31 майга кадәр Казанда узачак Нур медиасәнгать фестиваленең төп программасында катнашучылар билгеле булды. Алар барысы да шәһәрнең төрле локацияләрендә күрергә мөмкин булачак авторлык инсталляцияләрен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр проектны оештыручылар.
Фестивальнең яңа катнашучысы Нур Опен-колл финалисты Саша Соколов булачак.
«Бу голливуд фильмнары трейлерлары өстендә эшләгән музыка һәм саунд-дизайн тәҗрибәсе булган рәссам», - диелә хәбәрдә.
Фестивальдә беренче...