Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында «Җәлил укулары» әдәби-музыкаль чарасы узды
Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» масштаблы төбәкара мәдәни-агарту марафоны кысаларында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» әдәби-музыкаль чарасы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте төркемендә хәбәр итә.
Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең юбилеена багышланган чарада хакимият, мәгариф һәм милли-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, укучылар, студентлар, махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре җыелган.