Татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучылар өчен иҗади бәйге оештырыла
Татарстанда «Татар теле - халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары старт алды. Проект татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен оештырыла. Чара татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән.
Проектны оештыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы...