Европада яшәүче татарлар Берлин профессиональ театр сәхнәсендә татарча спектакль куячак
Европада яшәүче татарлар арасыннан тупланган төркем Берлин профессиональ театр сәхнәсендә татарча спектакль куячак. «Die Quelle | Чыганак» спектакленең премьерасы 13, 14 март көннәренә билгеләнгән. Спектакльнең режиссёры – Айдар Җәббаров. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итте.
Спектакль нигезендә – Гаяз Исхакыйның дүрт хикәясе. Автор үзе дә Берлинда яшәгән, монда татарларны берләштергән, журнал чыгарган.
«Үз тамырын, үз чыганагын белгән халык корымас.