12 мартта Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда Татарстан көне узачак
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион «Рамадан чатыры» проектын ачу тантанасы 19 февральдә Мәскәүдә Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән узды. Ул РФ Президенты игълан иткән халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Программаның төп вакыйгаларының берсе – 12 мартка планлаштырылган Татарстан Республикасы көне. Проектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашучыларга...