Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Май чабу» театральләштерелгән программа узачак
20 февральдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшеннәрдә Май чабу» театральләштерелгән интерактив программасы узачак. Бу – салкын кышның китүен һәм кояшлы язны каршылауны бәйрәм итү чарасы.
Бәйрәм керәшен колориты белән бай булачак: Май чабу традицияләре, халык җырлары һәм биюләре, көйләр һәм әйлән-бәйлән уйнаулар, ярышлар һәм күңелле уеннар – һәркайда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрәчәк.
Театральләштерелгән прологта һәм концерт программасында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле...