Мөхәммәтшин Саба районында 2025 ел нәтиҗәләрен бәяләде: Сабада яшәү – модада
«Сабада яшәү – модада»
Район советы утырышы Байлар Сабасында Биктимеров исемендәге мәдәният йортында узды. Быел сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Традиция буенча беренче һәм икенче катларда җирле җитештерүчеләр продукциясе белән күргәзмәләр узды.
«Ел саен без муниципаль район советының йомгаклау сессиясе кунакларына район казанышларын, нинди яңа җитештерү объектлары һәм продуктлар барлыкка килүен күрергә мөмкинлек бирәбез», – дип сөйләде «Татар-информ»...