Кама Аланында яңартылган 5нче спорт мәктәбе ачылды
Кама Аланында масштаблы реконструкциядән соң рәсми рәвештә 5нче спорт мәктәбе ачылды. Ачылыш тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Халкы миллионнан артып киткән һәр шәһәр дә мондый объект белән мактана алмый. Ремонт бик сыйфатлы килеп чыкты, биредә спортның төрле төрләре буенча бүлекләр ачарга, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга була. Егетләр, сезгә мөрәҗәгать итәм: мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!