Казан дәүләт энергетика университетында Атом проектлары департаменты оештырылды
Казан дәүләт энергетика университетында атом проектлары департаменты булдырылды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югары уку йортының яңа бүлекчәсе «Росатом» дәүләт корпорациясе, аның дивизионнары компанияләре һәм предприятиеләре өчен кадрлар әзерләячәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Департамент бурычлары арасында Казан дәүләт энергетика университеты студентларының һәм укытучыларының атом юнәлешләре буенча һәм атом тармагында гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашуын оештыру...